Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Петербургта халык рәссамы Рәшит Гыйләҗевның хатын-кызларга багышланган күргәзмәсе ачылды
Санкт-Петербургның Тау университеты китапханәсендә (Горный университет) Татарстан Республикасының халык рәссамы Рәшит Гыйләҗевның шәхси күргәзмәсе ачылды.
«Язгы букет» дип аталган күргәзмәне рәссам хатын-кызларга һәм үзенең «төп иҗат чыганагы» – хатыны Халидә ханымга багышлаган. Китапханәдә рәссамның соңгы дүрт дистә елда иҗат ителгән 15 эше – чәчәк рәсемнәре, натюрмортлар – урнаштырылган. Күргәзмә институт хезмәткәре, Рәшит Гыйләҗевның дусты Арслан Яшмолкин тәкъдиме белән шушы мәйданчыкта уза.

«Әсәрләремне барлык хатын-кызларга багышлыйм: алар рәссамнарны матур картиналар иҗат итәргә илһамландыра. Хатын-кызларсыз яшәүне күз алдына да китереп булмый, алар – дөньябызның бизәге. Сезнең хезмәтегездә һәм безне кайгыртуыгызда бөтен дөньяда тормыш бар. Сезгә булганыгыз өчен рәхмәт!» – диде Рәшит Гыйләҗев ачылу тантанасында.

Күргәзмә ачылу тантанасында Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Шәяхмәтов, Санкт-Петербург татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәис Яркәев, эшмәкәрләр – Александр Измерли һәм Саркис Бафраджян, рәссамның дуслары, туганнары, уку йорты җитәкчелеге һәм студентлар катнашты. Күргәзмәгә Төньяк башкалада укучы Татарстан студентлары да килгән иде.
«Петербургтагы татар рәссамнары күргәзмәләре Рәшит Гыйләҗев күргәзмәсе белән ачылып киткән иде. Алар барлыгы 30 булды һәм Татарстан рәссамнарын танытты. Без Рәшит Акмаловичка Төньяк башкала тормышына шулкадәр якты төсләр һәм уңай хисләр керткәне өчен рәхмәтле», – диде Шамил Шәяхмәтов ачылу тантанасында.

Ачылу тантанасында шагыйрә Халидә Гыйләҗева үзенең һәм Габдулла Тукайның шигырьләрен укыды – алар рус һәм татар телләрендә иде. Күргәзмә 2 марттан бирле эшли һәм, рәссам әйтүенчә, ике китап кайтавазлар җыелган.
«Бик матур кайтавазлар килде, – диде Рәшит Гыйләҗев. – Китапханәчеләр әйтүенчә, күргәзмәне бик яратып карыйлар. Кояш уйнаганда төсләр шундый итеп балкый – фантазия дә җитмәс иде алай сурәтләргә, дип әйттеләр. Студентлар матур формаларда, барысы да шат, рәсми ачылыштан соң фотога төштеләр. Аларны күрү, алар белән аралашу миңа бик ошады. Китапханә тулы иде, без бик шатландык».

Рәшит Гыйләҗев әйтүенчә, уңышлы күргәзмә чираттагы экспозицияне оештыру теләген тудырган. Анысы портретлардан торыр дип уйлый: рәссам бик күп портретлар авторы. Аннары гаилә шагыйрә, рәссам Халидә Гыйләҗеваның иҗат кичәсен оештырырга ниятли.
- Рәшит Акмал улы Гыйләҗев (1951 елның 22 июлендә Яшел Үзәндә туган) – Татарстан Республикасының халык рәссамы, атказанган сәнгать эшлеклесе. Ленинградтагы И.Е.Репин исемендәге сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институтын тәмамлаган. Башлыча портрет, пейзаж, натюрморт жанрларында эшли. Реализм, импрессионизм һәм постимпрессионизм традицияләрен татар һәм көнчыгыш сәнгате элементлары белән берләштерүе белән аерылып тора. Санкт-Петербургта яши һәм иҗат итә. Хатыны Халидә Гыйләҗева – рәссам һәм шагыйрә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз