Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Петербургта укучы начар билгеләр аркасында укытучыга пычак белән ташланган
Санкт-Петербургта мәктәп укучысы укытучыны пычак белән яралаган, аны хастаханәгә озатканнар. Бу хакта төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгының Баш идарәсе хәбәр итә.
Тикшерү мәгълүматларына караганда, Белорусская урамында урнашкан гомуми белем бирү мәктәбе укучысы укытучыга өч тапкырдан күбрәк пычак белән кадаган. Сәбәбе начар билгеләр булган. Хокук саклау органнары ТАСС агентлыгына аңлатканча, укучы укытучы белән килешеп, иртәнге җидегә контроль эшне төзәтергә килгән. Укытучы борылып киткәч, ул аңа пычак белән һөҗүм иткән, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз