news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Петербургта мәктәп укучысы укытучыны пычак белән яралаганнан соң, сакчыны кулга алганнар

Санкт-Петербургта мәктәптә тугызынчы сыйныф укучысы укытучыга һөҗүм иткән көнне эшләгән сакчыны кулга алганнар. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының шәһәр буенча тикшерү идарәсе рәсми телеграм-каналында хәбәр иттеләр.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, яшүсмер мәктәпкә пычак алып кергәндә металл эзләү җайланмасы сигнал биргән, ләкин сакчы укучыны тикшереп тормаган.

Хатын-кызга карата «Иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсе нигезендә җинаять эше ачканнар. Аны ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Хәзерге вакытта сакчы күрсәтмәләр бирә. Тикшерүчеләр булган хәлнең барлык шартларын ачыклауны дәвам итә.

Инцидент 15 декабрьдә булган. Тугызынчы сыйныф укучысы 29 яшьлек укытучыга пычак белән һөҗүм иткән. Якынча мәгълүматларга караганда, укытучы егеткә начар билге куйган булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot