Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Петербургта Туфан Миңнуллин пьесасы буенча «Алты кызга бер кияү» спектаклен күрсәтәләр
19-23 сентябрь көннәрендә Санкт-Петербургта «Невада театраль очрашулар» V ачык Бөтенроссия һәвәскәр театрлар фестиваль-конкурсы үткәрелә. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татар драматургы Туфан Миңнуллин пьесасы буенча Башкортстанның Күгәрчен районы Мраково авылы район мәдәният йортының Назлыйылга халык театры «Алты кызга бер кияү» спектаклен тәкъдим итә. Спектакль белән алар сайлап алу турын узды һәм фестиваль-конкурсның финал этабында катнашачак, диелә хәбәрдә.
«20 сентябрьдә 19.00 сәгатьтә «Зазеркалье» театрында (Рубинштейн урамы, 13) «Алты кызга бер кияү» спектаклен карарга барлык теләүчеләрне чакырабыз. Керү ирекле», диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз