Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Петербургта Тимур Сираҗетдинов исемендәге мәктәптә Муса Җәлил истәлегенә стенд ачтылар
Санкт Петербургның Выборг районында Россия Герое Тимур Сираҗетдинов исемендәге 534 нче мәктәбендә Ватан Геройлары көненә багышланган тантана узды. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә.
Чарада Россия Герое Тимур Сираҗетдиновның әнисе Галина Якубовна, «Тайфун» отряды командиры урынбасары Дмитрий Власенко, Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле урынбасары Дамир Сабиров, мәктәп укучылары һәм укытучылары, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.
Галина Якубовна улының якты истәлеген саклаган өчен мәктәп җитәкчелегенә рәхмәт әйтте. Тимурның батырлыгы турында «Тайфун» спецназ отряды ветераны Дмитрий Власенко сөйләде.
Үз чыгышында Татарстан Республикасының Даими вәкиле урынбасары Дамир Сабиров бу чараның мөһимлеген билгеләде, үсеп килүче буынга Тимурның батырлыгы турында искәртте, аның Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләреннән» сугыш турында шигырьләрен укырга яратуын әйтте, балаларга патриотик тәрбия биргән өчен мәктәп җитәкчелегенә рәхмәт әйтте.
Татар җәмәгатьчелеге вәкилләре мәктәп китапханәсенә татар халкы тарихы буенча китаплар тапшырды.
Традиция буларак истәлекле стенд ачтылар.
- Эчке хезмәт капитаны Сираҗетдинов Тимур Гали улына батырлык һәм героизм күрсәткәне өчен Россия Президенты Указы нигезендә Россия Герое исеме бирелде (вафатыннан соң). 2005 елда 534 нче мәктәпкә Россия Герое Тимур Сираҗетдинов исеме бирелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз