news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Петербургта Татарстанның даими вәкиллеге республика мөфтияте белән элемтәләрне ныгыта

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин белән очрашты

(Казан, 24 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Нәкыйф улы Вәлиуллин белән очрашты. Ренат әфәнде һәм Камил хәзрәт Татарстан мөфтияте белән вәкиллек арасында элемтәләрне ныгыту турында сөйләшкән. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Эшлекле мөнәсәбәтләрнең яңа этабында алгы планга татар телен саклау һәм өйрәтү өлкәсендәге мәсьәләләр чыгачак. Камил хәзрәт шулай ук Петербуг татар милли-мәдәни үзәге эшчәнлеге белән танышкан. "Мондый үзәкләр милли мәдәниятебезне, үзаңыбызны саклауда әһәмиятле роль уйныйлар", - дип бәяләгән ул һәм ватандашларга Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты нәшер иткән китаплар белән тәэмин итәчәге турында хәбәр иткән. Бүгенге көндә төньяк башкалада татар телен өйрәтү буенча ике курс эшли. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100