news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Петербургта Татарстан вәкиллегендә Сөембикә-ханбикәгә багышланган күргәзмә эшли башлады

Петербургта Татарстан вәкиллегендә Сөембикә-ханбикәгә багышланган күргәзмә эшли башлады
Фото: https://tatspb.tatarstan.ru

Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә Казан ханлыгы ханбикәсе Сөембикәгә багышланган күргәзмә ачылды. Бу хакта Даими вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә.

Экспозициядә Санкт-Петербург скульпторлары, рәссамнары һәм графиклары эшләре тәкъдим ителә. Алар арасында Винера Абдуллина, Оксана Еремеева, Рәшит Моратов, Эльмира Мостафина, Георгий Орлов, Наталья Ходюк, Эльвира Гыйззәтуллина, Иван Несветайло һәм Елена Сайтбагина бар.

Сөембикәгә багышланган экспозиция шулай ук Гаилә елы уңаеннан оештырылган.

Күргәзмәне 22 майга кадәр эш көннәрендә карап була.

news_right_1
news_right_2
news_bot