Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Петербургта татарлардан беренче су асты көймәсе капитанына багышлап күргәзмә ачылды
2019 елда Ленинград өлкәсендә моңа кадәр исемсез булган борынга Измаил Зәйдуллин исеме бирелгән иде.
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). А. И. Маринеско исемендәге Россия су асты көймәләре тарихы музеенда «Боз һәм язмыш бураннары аша. И.М. Зәйдуллин» дип аталган күргәзмә ачылды. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәи Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин хәбәр итә.
Күргәзмә су асты һәм һава корабле командирлары хөрмәтенә һәм Измаил Зәйдуллин җитәкчелегендәге Щ-423 су асты көймәсенең бер навигация эчендә Төньяк диңгез юлы белән узуының 80 еллыгына багышланган.
Экспозициядә су асты көймәсе командирының тормышы һәм язмышын сурәтләгән төрле темалар яктыртыла — яшьлек чоры, хезмәт иткән вакытлары, сугыш чоры. Зәйдулиннар гаиләсе архивындагы фотосурәтләр, документлар куелган. «Һәр экспонат Измаил Зәйдуллин шәхесенең формалашу тарихын һәм командир язмышын өйрәнергә мөмкинлек бирә», — ди Ренат Вәлиуллин.
Татарстан Республикасының Даими вәкиллегенең Хәрби-Диңгез Флоты ветеран оешмалары белән тыгыз хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә татарлардан беренче су асты көймәсе капитаны истәлеген мәңгеләштерү буенча зур эш башкарылды.
2019 елның 20 ноябрендә «Ленинград өлкәсенең Кингисеп муниципаль районы территориясендә урнашкан 59°40,5' төньяк киңлеге һәм 28 00 00,9' Көнчыгыш долгасы координатлары урнашкан моңа кадәр атамасы булмаган борынга Зәйдуллин исеме бирелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз