news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Петербургта татар һәм башкорт эшмәкәрләрен берләштергән клубта очрашу узды

Санкт-Петербургта татар һәм башкорт эшмәкәрләренең очрашуы булды. Чараны төп оештыручыларның берсе – «Барс» клубы. Ул Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә бизнесы булган Татарстан һәм Башкортстан эшмәкәрләрен берләштерә. Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге шул турыда хәбәр итә.

Очрашуда Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин катнашты. Ул республиканың сәнәгать потенциалын тәкъдим итте, Санкт-Петербургта һәм Татарстан Республикасында планлаштырылган зур эшлекле чаралар турында сөйләде.

Аннары катнашучылар үзләре белән таныштырды, эшчәнлекләре, хәзерге шартларда эш алып баруның үзенчәлекләре һәм кыенлыклары турында сөйләде. Компания җитәкчеләре уртак кооперация кирәген билгеләп үтте һәм эшлекле клуб эшчәнлегенә баглаган өметләре белән уртаклашты.

Очрашу ахырында якын киләчәккә эш планнары билгеләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100