news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Петербургта татар гаиләсендәге гореф-гадәтләрне искә төшергәннәр

Петербургта татар гаиләсендәге гореф-гадәтләрне искә төшергәннәр

(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”). Санкт-Петербург мөселманнарының Диния нәзарәте базасында “Татар гаиләсендә гореф-гадәтләр һәм традицияләр” темасына лекция узды. Лектор булып Татарстанның Лаеш шәһәре “Ак калфак” татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы рәисе Гәүһәрия Борхановна Вәлиуллина чыгыш ясады. Бу хакта  өлкәнең Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Лекция гореф-гадәтләр һәм аларның хәзерге дөньяда ничек саклануы турында булган. Әлеге темага видеороликлар да тәкъдим ителде. Семинарда катнашучылар үзләрен кызыксындырган күпсанлы сорауларын бирде. Алар хакында җыелган барлык катнашучылар арасында фикер алышулар булды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100