news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Петербургта татар гаиләсендәге гореф-гадәтләр турында семинар узды

Лаеш районы татар хатын-кызлары "Ак калфак" җәмгыяте рәисе Гәүһәрия Борһан кызы Вәлиуллина Петербургта лекция укыды.

Петербургта татар гаиләсендәге гореф-гадәтләр турында семинар узды
Михаил Захаров

(Казан, 17 гыйнвар, "Татар-информ"). Санкт-Петербургта, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе мөслеманнары Диния нәзарәте базасында "Татар гаиләсендә гореф гадәтләр һәм традицияләр" темасына семинар узды. Лаеш районы татар  хатын-кызлары "Ак калфак" җәмгыяте рәисе Гәүһәрия Борһан кызы Вәлиуллина лекция укыды, дип хәбәр итә Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

"Татар гаиләсендә традицияләр бик озак формалашкан. Башка халыклардагы кебек үк, татарлар да туй, бала туу иң зур вакыйгалар булып санала. Бәби туена ирләр белән хатын-кызларны аерым чакырганнар. Каюм Насыйри бала тугач уздырыла торган чараны болай тасвирлаган: баланы мендәр өстенә салалар, мулла янына китерәләр. мулла баланың исеме хакында әти-әнисенә сорау бирә. Шуннан соң мулла баланы Кыйблага таба борып куя һәм балага исем кушу йоласын башкара", - дип сөйли лекция укучы.

Лекция вакытында гореф-гадәтләр һәм йолалар турында видеоролик күрсәткәннәр, катанашучылар үзара фикер алышканнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100