news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Петербургның татар җәмәгать эшлеклесе Мөнирә Моратова вафат

Петербургның татар җәмәгать эшлеклесе Мөнирә Моратова вафат
Фото: tatspb.tatarstan.ru

Петербургның танылган татар җәмәгать эшлеклесе, фотограф Мөнирә Моратова вафат булды.

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итте.

Мөнирә Моратова 1947 елның 20 маенда Ленинградта туган. 90нчы еллардан башлап ул төбәкнең татар җәмгыятьләре, Санкт-Петербургның татар милли-мәдәни автономиясе белән хезмәттәшлек итә, «Нур-Свет» газетасында күп еллар фотокорреспондент булып эшли. Шушы еллар эчендә Петербург татарларының уникаль фотогалереясын һәм шәһәрнең һәм өлкәнең милли-мәдәни тормышындагы вакыйгаларның фотоелъязмасын булдыра. Төрле журналларда, китапларда, газеталарда аның йөзләгән фотосурәте басыла.

Мөнирә Моратова – Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы. «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге һәм төбәкнең татар җәмәгатьчелеге мәрхүмәнең туганнарының һәм якыннарының югалту кайгысын уртаклаша.

Мөнирә Моратова белән саубуллашу вакыты һәм урыны турында өстәмә хәбәр ителәчәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100