news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Петербургта талантлы татарлар күп, алар моннан китми, ди Татарстанның даими вәкиле

Безнең һәрбер өлкәдә күренекле татарларыбыз бар, ди Р.Вәлиуллин.

(Казан, 4 май, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиле Ренат Вәлиуллин Санкт-Петербургка килеп эшләүче иҗат әһелләре, талантлы эшмәкәрләр биредә кала. "Санкт-Петербург үзенә иң-иңнәрне туплап алып кала", - диде Ренат Вәлиуллин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында биргән интервьюсында.

“Безнең һәрбер өлкәдә күренекле татарларыбыз бар. Бик билгеле эшмәкәрләр бар. Алар шәһәр, өлкә күләмендә генә түгел, илдә билгеле шәхесләр һәм әлегә хәтле шушы позицияләрен саклыйлар. Мин сезгә берничә генә мисал китерәм. Мәсәлән, «Невские сыры» дигән бренд белән сыр җитештергән ширкәтнең җитәкчесе Суфияров, «Фабрика домашних соленей» дигән зур завод җитәкчесе Алимов Абдулбяр (Галимов Габделбәр) бар. Шәһәрдә, Ленинград өлкәсендә депутатларыбыз бар”, - диде ТРның Санкт-Петербург шәһәрендәге вәкиле.

Ренат Вәлиуллин сүзләренчә, чыгышлары белән Татарстаннан, Башкортстаннан, Мордовиядән булган татар рәссамнарын да Петербург үзендә туплый. Ул Санкт-Петербургта иҗат әһелләренең күп һәм көчле булуын әйтте. “Иң сөендерә торган әйбер – рәссамнарыбыз, скульпторларыбыз, иҗат әһелләре бик күп һәм көчле. Бер дәвердә хәтта аларның картотекасын эшли башладык. Иҗат өлкәсендә эшләүче милләттәшләребез саны гына да кырыктан артып китте. Әле болар югары дәрәҗәдәге һәм безгә исемнәре билгеле булган шәхесләр. Алар үзләренең эшләрен күрсәтә беләләр. Хәзергә хәтле аларның шушы хезмәтләренең милләткә дә бәйләнешен күреп торабыз. Мәсәлән, Винера Абдуллинаның скульптура әсәрләре Питерда гына куелмый, Татарстанга да керде. Халык аны бик җылы кабул итте. Безнең рәссамнарыбызның күргәзмәләре Казан, Яшел Үзән, Алабуга, Чаллы шәһәрләрендә үтте. Безнең аралашу үзенә күрә бер зур, җанлы этапка керде”, - диде Ренат Вәлиуллин.

ТРның Санкт-Петербург шәһәрендәге вәкиле иң-иңнәрне Петербург үзенә туплап алып кала, монда килгәннәр кире китми, дип әйтте. “Гомумән, Петербург ул Европаның иң матур шәһәре булуы белән бергә иң мәдәни шәһәр дә. Монда халык бүтәнчәрәк уйлый, бүтәнчәрәк сөйләшә һәм шуның белән бергә халыкның менталитеты да бүтәнрәк. Мондагы җитәкчелек тә татарларга бик лояль, бар яктан да ярдәм итү ягында. Нәтиҗәдә татарлар да үзләрен яхшы итеп хис итә. Иң югары сәнгать мәктәбе Петербургта булуын әйтергә кирәк. Сәнгать академиясе монда урнашкан. Биредә иң зур конкурслар, монда уку өчен кешеләр бөтен илдән җыела. Мәскәүдә дә түгел, бүтән шәһәрдә дә түгел. Иң-иңнәрне Петербург үзенә туплап алып кала. Монда килгәннәр кире китми. Петербургтагы кешеләр "Бу шәһәргә мәхәббәтең башланса, ул үлгәнгә кадәр сине җибәрми" диләр. Чыннан да, рәссамнар монда бик күп. Аларның күбесенең чыгышлары Татарстаннан, Башкортстаннан, Мордовиядән. Петербург аларны ничектер үзенә туплаган”, - диде Ренат Вәлиуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100