news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Петербургта Түбән Кама татар дәүләт драма театры гастрольләре узачак

5 һәм 6 октябрь көннәрендә тамашачылар Туфан Миңнуллин пьесалары буенча "Яшьлек белән очрашу" һәм "Әлдермештән Әлмәндәр" спектакльләрен карый алачак.

(Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”). Санкт-Петербургта Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының 30 еллыгына багышланган гастрольләре узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

5 һәм 6 октябрь көннәрендә тамашачылар Туфан Миңнуллин пьесалары буенча куелган "Яшьлек белән очрашу" һәм "Әлдермештән Әлмәндәр" спектакльләрен карый алачак.

"Яшьлек белән очрашу" - театрның күптәнге спектакльләренең берсе, ул инде 28 ел дәвамында төрле буын артистлары тарафыннан уйнала. Спектакльнең музыкаль бизәлешендә татар халык җырлары һәм заманча композиторларның көйләре кулланылган.

"Әлдермештән Әлмәндәр” спектакленең премьерасы бер ел элек булган иде. Спектакль “Россиянең кече шәһәрләре театрлары” федераль партия проекты финанс ярдәме белән чыгарылды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100