news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Петербургта Шаляпин туган көндә татарстанлылар чыгыш ясаячак
Һәр елны февраль аенда тантаналы рәвештә Федор Шаляпинның туган көне билгеләнә
Скопировать ссылку
(Санкт-Петербург, 22 гыйнвар, “Татар-инорм”, Зәрия Хәсәнова). Санкт-Петербургта Шаляпин туган көндә Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры чыгыш ясаячак. Һәр елны февраль аенда тантаналы рәвештә Федор Шаляпинның туган көне билгеләнә. Быел да мәдәни чаралар җырчының туган ягы Казанда һәм Санкт-Петербургта үтәчәк. Татарстандагы Бөтенрусия "Шаляпин укулары - 2010" фәнни конференциясендә дә Петербург галимнәре катнашачак. Бөек җырчының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган документаль фильмның исем туе да Казанда үтәчәк, дип көтелә.
Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры Санкт-Петербург тамашачысы өчен махсус концерт программасы әзерләгән. Шереметьевск сараенда һәм Дәүләт академия Капелласында Казан артистлары татар һәм урыс композиторлары әсәрләрен ишеттерәчәк. Концертта, әлбәттә, Федор Шаляпин репертуарыннан да җырлар яңгыраячак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2