news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Петербургта «Сабан туе - 2020» бәйрәмен үткәрү вакыты күчерелде

Сабан туе уздыруның яңа датасы турында өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.

Петербургта «Сабан туе - 2020» бәйрәмен үткәрү вакыты күчерелде
https://tatspb.tatarstan.ru/

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Петербургта «Сабан туе - 2020» бәйрәмен үткәрү вакыты күчерелде. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә.

Санкт-Петербургта Сабан туе бәйрәмен оештыру һәм үткәрү комитеты карары нигезендә, бәйрәмне билгесез вакытка күчерү турында карар кабул ителде. Бу гамәлдәге чикләүләр белән бәйле.

Сабан туе уздыруның яңа датасы турында өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100