news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Петербургта сәүдә үзәге бинасы стенасы ярылганга 150 кешене эвакуацияләгәннәр

Сәүдә үзәге стенасы ярылуын очраклы узып баручылар күргән.

(Казан, 4 апрель, “Татар-информ”). Петербургта сәүдә үзәге бинасы стенасы ярылу сәбәпле 150 кеше эвакуацияләнгән, дип хәбәр итә Росбалт.

“Клондайк” сәүдә үзәге корылмасы стенасы ярылуын очраклы узып баручылар күргән.

Сәүдә комплексы җитәкчелеге бу хәбәрне оператив рәвештә игътибарга алды һәм бинага килүчеләрне, хезмәткәрләрне ашыгыч рәвештә эвакуацияләделәр, диелгән әлеге хәбәрдә.

Урамга барлыгы 150 кешене чыгарганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100