news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Петербургта Рудольф Нуриевнең 80 еллыгына багышланган спектакль куела

Рудольф Нуриев тормышына һәм иҗатына кагылышлы күпсанлы сораулар әлеге спектакль тууга этәргеч булган.

(Казан, 12 март, “Татар-информ”). 14 мартта Выборг мәдәният йортында Сергей Янковский театры “Прыжок в свободу. История Рудольфа Нуреева. Полная версия” драматик спектаклен тәкъдим итә. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегеннән хәбәр иттеләр.

Спектакль совет, британ һәм француз балеты артисты һәм балетмейстеры, Киров исемендәге Ленинград опера һәм балет театры солисты Рудольф Нуриевнең 80 еллыгына багышлана.

Спектакль Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге ярдәмендә куела.

Рудольф Нуриев тормышына һәм иҗатына кагылышлы күпсанлы сораулар әлеге спектакль тууга этәргеч булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100