Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Петербургта рәссам Сания Бәхтиярованың «Көнчыгыш мотивлары» күргәзмәсе ачыла
Күргәзмә кысаларында рәссам юбилеена багышланган «Йөрәк хәтере» китабын тәкъдим итү дә планлаштырыла.
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). 7 февральдә 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә рәссам Сания Бәхтиярованың «Көнчыгыш мотивлары» дигән күргәзмәсе ачыла. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
- Сания Бәхтиярова - талантлы һәм үзенчәлекле рәссам. Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы. Ул Репин исемендәге Ленинград дәүләт академия институтын тәмамлаган. Сания Мифтаховнаның эшләрен шәхси күргәзмәләрдә, «Манеж» күргәзмәләр залында һәм башка илләрнең арт-киңлекләрендә: Япониядә, Польшада, Финляндиядә, Франциядә күрергә мөмкин.
«Көнчыгыш мотивлары» күргәзмәсе заманча милли сынлы сәнгатьнең бер тенденциясен чагылдыра. Рәссам шамаил сәнгате традицияләрендә пыялага язуны куллана.
Экспозициядә заманча материаллар белән пыялада «Җәннәт бакчасы», «Кәләш букеты», «Көнчыгыш йолдызы», «Ай нуры», «Кызыл лалә», «Кара лалә», «Ак мәчет», «Кәгъба» кебек Көнчыгыш бизәкләре импровизациясе тәкъдим ителәчәк.
Матур эшләр арасында « Алтын тутый кош» композициясенең яңа варианты һәм Кырым пейзажлары булачак.
Күргәзмә кысаларында рәссам юбилеена багышланган, авторлары А. Ягушева һәм Р. Бәхтияров булган, «Йөрәк хәтере» китабын тәкъдим итү планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз