news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Петербургта Мөселман журналистлары форумы башланды

Форум «Мәгълүмат чараларының җәмәгатьчелек фикеренә йогынтысы һәм халыкара көн тәртибен формалаштыру» темасына багышланган.

Петербургта Мөселман журналистлары форумы башланды
tatspb.tatarstan.ru

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта Мөселман журналистлары һәм блогерларының бишенче, юбилей форумы эшли башлады. Бу турыда Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.

Форум алтмышлап делегат: Россиядән һәм чит илләрдән журналистлар, нәшрият хезмәткәрләре, политологлар, җәмәгать эшлеклеләре һ.б. катнаша.

Биредә Россия, Мисыр, Индонезия, Иордания, Иран, Казахстан, Ливан, Малайзия, Марокко, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сирия, Судан, Тунис һәм Төркия вәкилләре бар. Шулай ук форумда Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хезмәткәрләре дә катнаша.

Форум «Массакүләм мәгълүмат чараларының җәмәгатьчелек фикеренә йогынтысы һәм халыкара көн тәртибен формалаштыру» темасына багышланган.

Моннан тыш, катнашучыларга «Мәгълүмати-психологик сугышлар һәм аларның җәмәгатьчелек фикеренә йогынтысы», «Кеше хокуклары контекстында журналистика иреге турында», «Фейк ньюс: җавап бирү һәм каршы тору стратегияләре» һ. б. темаларга фикер алышырга кирәк булачак.

РФ Федераль Җыены Федерация Советының Халыкара эшләр комитеты рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү хатын укыды. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча йомгаклау документы кабул итү планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100