news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Петербургта мәчет сакчысын үтергәннәр

Мәчеткә килгән психик авырулы егет өлкән яшьтәге ир-атның башын сугып ярган.

(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”). Петербургта мәчет сакчысын үтергәннәр. Мәчеткә килгән психик авырулы егет өлкән яшьтәге ир-атның башын сугып ярган, дип хәбәр итә РИА Новости.

Бүген Мариинск хастаханәсенә башы җәрәхәтләнгән өлкән яшьтәге Җәмигъ мәчете сакчысын китергәннәр. Сакчы үзенә таныш булмаган кеше ташлануын әйткән.

Алган яраларыннан хастаханәдә аның гомере өзелгән.

Агентлык мәгълүматлары буенча, шикләнелүче 20 яшьлек егетне хокук сакчылары тоткарлаган. Егетнең психиатриядә исәптә торуы гына билгеле. Әлеге факт буенча “Алдан уйлап сәламәтлеккә зур зыян салу, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot