news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Петербургта Людмила Сенчина белән хушлаштылар

Санкт-Петербург музыкаль комедия театрының зур залы җырчының иҗатын яратучылар белән тулган иде.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Санкт-Петербург музыкаль комедия театрында җырчы Людмила Сенчина белән хушлаштылар, дип хәбәр итә РИА «Новости».

Санкт-Петербург музыкаль комедия театрының зур залы җырчының иҗатын яратучылар белән тулган иде. Сенчина биредә 1970-1975 елларда эшләгән.

Җырчы белән хушлашу чарасында Россия Президенты Владимир Путин, РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев, Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кирилл һәм башка рәсми затларның кайгы уртаклашу телеграммасын укыдылар.

Сенчинаның җеназасы Владимир иконасы соборында узачак. Җырчыны Петербургның Смоленск зиратында җир куенына салачаклар.

Людмила Сенчина 25 гыйнварда 67 яшендә онкология авыруыннан вафат булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot