news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Петербургта Корбан бәйрәменә һәм Хач йөрүенә бер үк күләмдә диярлек кешеләр килгән

Нева проспектында узган православие хач йөрешендә 50 меңләп христиан катнашкан.

 (Казан, 12сентябрь, «Татар-информ»). Петербургта Корбан бәйрәмендә 40 меңләп мөселман катнашты, дип хәбәр итә "Интерфакс" Куркынычсызлык, тәртип саклау һәм законлылык буенча комитет матбугат хезмәтенә сылтама белән.

"Җәмигъ мәчетенә 30 меңләп, Коломяжск мәчетенә 8 мең, Коломягага да 8 мең мөселман килгән. Сенна мәйданы һәм Васильев утравындагы гыйбадәт кылу урыннарында 3 һәм 1 мең кеше булган", - дип хәбәр иткән агентлык әңгәмәдәше.

Санкт-Петербург мөфтие Равил Панчеев исә Корбан бәйрәменә багышланган чараларда 100 мең мөселман катнашуын белдерде.



Шулай ук комитетта Нева проспектында узган православие хач йөрешендә, 50 меңләп дин тотучы катнашуын җиткергәннәр.

"Невский проспекты буйлап, Казан соборыннан Александр Невский мәйданына һәм Александр Невский һәйкәленә кадәр Хач йөрешендә, тулаем алганда, 50 меңләп кеше булды", - дип билгеләп үтәләр матбугат хезмәтендә.

Корбан бәйрәме – исламда хаҗ тәмамлануын һәм корбан чалу йоласын аңлата. Дини бәйрәмнең асылында Аллаһыга Ибраһим пәйгамбәр үз улын корбанга китерергә тиеш булып, ахыргы мизгелдә Аллаһы Тәгалә бала үлемен теләмичә дүрт аяклы терлеккә алыштыруы ята.

Шушы вакытлардан бирле, Ибраһим пәйгамбәргә ихтирам йөзеннән мөселманнар корбан чалалар (бәрән, сарык, кәҗә, үгез, сыер, дөя).

Князь Александр Невский Санкт-Петербургның күк сакчысы булып санала, һәм һәр елны 12 сентябрьдә Хач йөреше билгеләп үтелә. Бу көнне шулай ук Петра I Төньяк сугышта җиңүен раслаган Ништад солыхы төзелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100