news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Петербургта кибеттәге шарлауда өч кеше яраланган

Зыян күрүчеләрнең берсе авыр хәлдә, икенчесе уртача авыр хәлдә.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта Калинин мәйданында «Гигант Холл» сәүдә үзәгендә, «Перекресток» кибетендә саклык камерасында бүген кич шартлау булган, анда өч кеше зыян күргән, дип хәбәр итә «Фонтанка» басмасы.

Зыян күрүчеләрнең берсе авыр хәлдә, икенчесе уртача авыр хәлдә. Шартлау нәтиҗәсендә сәүдә залында бер касса зыян күргән. Кибет конструкциясе җимерелмәгән.

Кибет хуҗасы X5 Retail Group вәкилләре шартлау фактын раслады. Кибеттән 50 кеше эвакуацияләнгән. Һәлакәт урынына ашыгыч хезмәтләр вәкилләре килгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot