news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Петербургта күп катлы йортта шартлау булган

Шартлау нәтиҗәсендә дүрт фатирга зыян килгән.

(Казан, 13 март, “Татар-информ”). Петербургта Партизан Герман урамындагы күп катлы йортта подъезда көчле шартлау булу сәбәпле, кешеләрне эвакуацияләделәр. Шартлау нәтиҗәсендә өч кеше зыян күргән. Бу хакта “Известия” хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, зыян күргән ике кешене хастаханәгә озатканнар, тагын берсен медицина хезмәткәрләре һәлакәт булган урында карый.

news_right_1
news_right_2
news_bot