news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Петербургта ике йөк машинасы һәм автобус бәрелешеп җиде кеше үлгән

Һәлак булучыларның барысы да микроавтобуста булган.

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”). Санкт-Петербургта Көнбатыш тиз йөрешле юлында ике йөк машинасы һәм микроавтобус бәрелешеп җиде кеше һәлак булган. Бу хакта Россия Дәүләт автоинспекциясенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, Iveco йөк машинасы үзе белән бер якка таба баручы Scania йөк машинасы белән бәрелешкән. Scania каршы як хәрәкәт юлына чыгып, Hyundai Starex микроавтобусына барып бәрелгән һәм ике машинага да ут капкан.

Юл-транспорт һәлакәтендә микроавтобуста булган җиде кеше һәлак булган. Төрле җәрәхәтләр алган Scania йөртүчесен хастаханәгә салганнар.

Фаҗига кичә 18.00 сәгатьтә булган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot