news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Петербургта ике маршрутка бәрелешеп, унбер кеше имгәнгән

"ПАЗ" маркалы автобуслар Пязелево авылында бәрелешкән.

(Казан, 24 март, "Татар-информ"). Санкт-Петербург шәһәрендә бүген ике маршрут таксие бәрелешкән. Авариядә унбер кеше имгәнгән. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

Авария Пушкин районының Пязелево авылында булган. "Урынга ашыгыч ярдәм табиблары барды. 11 кеше имгәнде. Авыр хәлдәге кешеләр юк", - дип аңлатканнар шәһәрнең ашыгыч ярдәм станциясендә.

Җиде кеше уртача авырлыкта имгәнгән, аларны хастаханәгә озатканнар.

Төбәк буенча ЮХИДИ ачыклаганча, "ПАЗ" маркалы такси автобусы каршы як полосага чыккан. Ул каршыга килүче шундый ук автобуска бәрелгән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Санкт-Петербург буенча Баш идарәсе мәгълүматы буенча, урынга янгын сүндерүчеләр дә барган.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100