news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Петербургта Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан чара узды

Ленинград өлкәсе Дуслык йорты мәйданчыгында Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре кысаларында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл узды. Утырышта төбәк тарихчылары, татар җәмәгатьчелеге һәм мөселман оешмаларының күренекле вәкилләре катнашты. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле урынбасары Дамир Сабиров ТР Даими вәкиллеге исеменнән утырышта катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Чарада татар иҗтимагый хәрәкәтенең абруйлы вәкилләре: «Изге юл» Тосно татар җәмгыяте рәисе, Россия һәм Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Иниятулла Кутуев һәм журналист, язучы, татар халкы тарихы буенча күпсанлы китаплар авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәхим Теләшев чыгыш ясады.

Дискуссиядә татар халкы һәм Идел буе Болгар дәүләте тарихында ислам дине мәсьәләләре мөһим урынны биләде. Кунаклар Ибн Фадлан сәяхәте белән танышты. Әлеге тарихи юл чарада катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Ибн Фадлан Болгарга 922 елның 21 маенда килә. Әлеге дата безнең тарихта мөһим көннәрдән санала. Кунаклар чыгыш ясаучыларны кызыксынып тыңлады.

Түгәрәк өстәл дустанә шартларда узды. Очрашу ахырында спикерлар билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә төп бурыч – исламның традицион кыйммәтләрен саклау. Кунаклар өчен шулай ук Ленинград өлкәсе Дуслык йорты каршындагы татар мәдәнияте һәм көнкүреше Интерактив музее буйлап экскурсия оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100