Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Петербургта Герцен исемендәге университет татар чаралары үткәрү өчен зал бирә
«Питер.татар» сайтында «Герцен исемендәге университет татар музыкасы концертын каршы алды» дигән язма чыкты. КФУ фәнни хезмәткәре Максим Кузнецов әзерләгән.
19 октябрьдә, шимбә көнне, А. И. Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университеты Студентлар мәдәният йорты Колонналар залында татар музыкасы концерты булып узды. Ул Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге ярдәме белән Санкт-Петербургтагы татар мәдәнияте көннәре кысаларында оештырылды.
Элегрәк Даими вәкиллек һәм Герцен университеты үзара килешү әзерли башладылар, бу килешү буенча университет үзенә шәһәребездә татар мәдәниятен саклап тотарга булышырга йөкләмә алырга әзер. Мәсәлән, университет зур татар чараларын үткәрү өчен хәзер үзенең Колонна залын бирә ала. Бу бик яхшы хәбәр дип әйтергә кирәк. Анда төрле вакытта танылган рус мәдәнияте эшлеклеләре чыгыш ясаганнар – В. В. Маяковский, В. П. Соловьёв-Седой, И. О. Дунаевский. Хәзер татар мәдәнияте эшлеклеләре дә чыгыш ясарлар дип өметләнеп була.
Үзем бу залда күптән инде 2013 нче елда Бөтенроссия рус теле буенча олимпиада тәмамлау этабын ачу тантанасында утырган идем, шул вакытта татар телендә һич сөйләшә алмый идем әле. Ул елда үз сыйныфымда мин ил күләмендә 5 нче урын алдым, шуңа күрә миңа да бу университет һәм бу зал чит түгел. Анда хәзер татар чаралары оештырылуы мине бик шатландыра.
Татар концертын Азалия Газизова алып барды, аның башында Татарстан даими вәкилен вазифаларын вакытлыча башкаручы Шамил Илһам улы Шәяхмәтов һәм Герцен университеты Студентлар мәдәният йорты директоры Татьяна Александровна Хайновская сәлам сүзләрен әйтте. Алар шәһәребездә татар мәдәниятен саклап тоту мөһимлеген ассызыкладылар. Аннары концерт программасы башланды, аны танылган пианист, Россия атказанган артисты, Татарстан халык артисты Ринат Шакиров ачты. Чыгышыннан соң аны Шамил Шәяхмәтов тантаналы рәвештә «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләде.
Аннан сәхнәгә бөтен Петербург татарларына да таныш «Татар кызы – 2024» бәйгесендә катнашкан «Файда» җәмгыяте активисткасы Диләрә Йосыпова менде. Ул Наил Касыймовның «Минем халкым» шигырен яттан укыды. «Нинди гүзәл, матур минем халкым» дигән юллар барысының күңелендә дә эз калдырганнардыр.
Бездә талантлы татар җырчылары, музыкантлары бик күп. Аны Гатчина шәһәре филармониясе мөдире Динар Байтемиров һәм Мариинский театры солисты, күпчелек конкурслары лауреаты Ярамир Низаметдинов исбатладылар. Аларның татар һәм рус телләрендәге җырлар белән чыгышлары барысына да ошады. Шуннан тыш, концертта флейтачы Эльмира Сабирова, Татарстан халык артисты Сафия Ялышева укучылары Камилла Астанакулова һәм Дөньягүзәл Бегалиева, җырчы Наталья Ильинская катнаштылар.
Концерт ахырында Петербургта танылган татар ансамбльләре дә – Светлана Җиһангирова җитәкчелегендәге «Акчарлак» һәм Сания Ишкинина җитәкчелегендәге «Шатлык» ансамбльләре – чыгыш ясадылар. Татар музыкасы концерты бик кызыклы һәм уңышлы булып узды дип әйтеп була.
26 октябрьдә шул ук залда Питер татар театры үз «Заман чире» спектаклен кабат күрсәтәчәк дип хәбәр ителә. Шуңа күрә Герцен исемендәге университетка татар спектаклен карарга килегез, артистлар сезне көтәләр!
Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендә ТР даими вәкиле урынбасарының вазифаларын вакытлыча башкаручы Дамир Сабировка концерт программасын биргәне өчен рәхмәт белдерәм.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз