news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Петербургта Габдулла Тукайны искә алырлар

11 декабрьдә Санкт-Петербургның Дәүләт академия капелласында Татарстанның сәнгать осталары катнашында Г.Тукайга багышланган концерт узачак

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”). 11 декабрьдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Санкт-Петербургның Татар Милли мәдәни мохтарияте “Ашкынамын... мәңгелеккә” дигән уртак проект тәкъдим итә. Әлеге проект бөек татар шагыйре Г.Тукайның 125 еллык юбилее уңаеннан уза торган чараларны ачып җибәрәчәк.
Бәйрәм чаралары Кронверск проспекты һәм Зверинский урамы кисешендә урнашкан Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр кую белән башланып китәчәк. Аннан соң А.С.Пушкинның Бөтенроссия музеенда Татарстан Милли музее тупланмаларыннан күргәзмә ачылу тантанасы булачак. Татарстан Республикасы Милли музееның “Ашкынамын... мәңгелеккә” дигән күргәзмәсе төньяк башкалада яшәүче кешеләргә татар халкының яраткан шагыйре Габдулла Тукайның төп нөсхә мемориаль әйберләрен, фотосурәтләрен һәм документларын киң итеп чагылдырачак. Күргәзмәдә зур урынны Тукайның шәхси әйберләре, исән чагында басылган китаплары алып тора. Шагыйрьнең төрле еллардагы фотосурәтләрен һәм аның көндәлек тормышы белән бәйле әйберләрне дә күрергә мөмкин. Алар арасында – Тукайның апасы Газизәгә иң беренче гонорарына сатып алган агач төбе рәвешендә эшләнелгән фаянс шкатулка, шагыйрьне күп санлы күченүләре вакытында озатып баручы аерылмас юлдашы – үрелгән юл кәрзине; кара хәтфә түбәтәй, шагыйрь 1908 елгы фотода нәкъ шул түбәтәйне киеп төшкән; Тукайның әсәрләре басылып барган “Аң” журналының мөхәррире Әхмәтгәрәй Хәсәнинең шагыйрьгә бүләк иткән көмеш каптырмалары; үлемнән соң алынган битлеге.
Күргәзмә юкка гына Бөтенроссия А.С.Пушкин музеенда уздырылмый. Габдулла Тукай рус шагыйренә багышлап “Пушкинга” шигырен яза. Ул Пушкин, Лермонтов, Некрасов, Кольцов һәм башка урыс шагыйрьләренең шигырьләрен татар теленә тәрҗемә иткән.
Күргәзмәдә Татарстанның рәссамнары Бакый Урманчы, Харис Якупов, Фәйзрахман Әминов, Зөфәр Гыймаев һәм башка иҗат “җимешләрен” дә күрергә мөмкин булачак. Күргәзмә региональ һәм башкала музейлары арасындагы эшчәнлек элемтәләрен ныгытуга, Россия халыкларының милли поэзиясе белән таныштыруга, татар диаспорасын, Санкт-Петербург халкын һәм кунакларын Татарстанның музей мәдәни кыйммәтләренә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Бу көнне Санкт-Петербургның Дәүләт академия капелласында Татарстан Республикасының сәнгать осталары катнашында концерт та узачак. Аларның башкаруында Г.Тукай шигырьләре, Н.Җиһанов, Ф.Яруллин, Р.Әхиярова һәм башка композиторларның әсәрләре яңгыраячак.
Әлеге чараларга Санкт-Петербургның иҗади зыялылары, әйдәп баручы музейларның директорлары, татар җәмгыяте вәкилләре чакырылган, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100