Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Петербургта БПЛА һөҗүме вакытында бер кеше һәлак булган һәм тагын биш кеше зыян күргән
Санкт-Петербургта бүген төнлә Украина пилотсыз очкычлары һөҗүме вакытында бер кеше һәлак булган. Тагын биш кеше яраланган һәм хастаханәләрдә ята, дип хәбәр итте Телеграм-каналда төньяк башкала губернаторы Александр Беглов.
Һөҗүм вакытында, шәһәр җитәкчесе сүзләренчә, 12 күп фатирлы торак йорт һәм ике шәхси йортка зыян килгән.
Беглов шулай ук янгын сүндерүчеләрнең Петербург нефть терминалы, «Ручьи» нефть базасы һәм Колпинск районындагы сәнәгать складлары территориясендә янгын белән көрәшүен дәвам итүләрен хәбәр итте.
Элегрәк Петербург губернаторы БПЛА һөҗүмнәреннән соң шәһәрнең Невский, Красносельский, Красногвардейский, Мәскәү районнарында гражданнар инфраструктурасы объектларында һәм Петербург нефть терминалында янгын чыгуын сөйләде. Соңрак Ozon үзенең логистик үзәгенә һөҗүм турында хәбәр итте.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз