news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Петербургта беренче хәләл даруханә ачылган

Даруханәдә эшләүчеләрдән татар, башкорт һәм чечен телләрен белүләре сорала.

 (Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”). Петербургта, шәһәрдә беренче буларак, хәләл даруханә ачылган. Шул уңайдан үткәрелгән тантанада төньяк башкала мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Панчеев, шәһәрнең сәламәтлек саклау комитеты вәкилләре, эшкуарлар катнашкан. Бу хакта мөфтиятнең рәсми сайты хәбәр итә.

Мөфти Петербургта хәләл даруханәләр челтәре барлыкка килер дигән өметен белдерә һәм төбәктә хәләл индустрияне үстерүгә ярдәм итәргә вәгъдә бирә. Хәләл дарулар составына спирт, дуңгыз ите һәм, гомумән, шәригать кануннары нигезендә чалынмаган хайваннар компонентлары керми. Хәләл даруханәдә хатын-кызлар яулыктан эшли, ягъни дресс-код таләпләренә буйсына, диелгән хәбәрдә.

Даруханәдә эшләүчеләрдән татар, башкорт һәм чечен телләрен белүләре сорала.

news_right_1
news_right_2
news_bot