news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Петербургта беренче Бөтенрусия конфессияара ачык фестивале узды

Татар ансамбле “Шатлык” диплом белән бүләкләнде

(Санкт-Петербург, 8 декабрь, “Татар–информ”, Зәрия Хәсәнова). Төньяк башкалада беренче Бөтенрусия конфессияара ачык фестивале узды. Бу сәнгати чара “Ре-лиго” рухи мәдәнияте традицияләренә нигезләнеп оештырылды. Анда рухи музыка башкаручылар катнашты.
Фестиваль төрле халыклар арасында бүтән милләтләргә карата ихтирам һәм түземлелекне чагылдыруы белән әһәмиятле булды. Мәдәни чарада төрле диннән булган аерым башкаручылар һәм коллективлар катнашты. Мөселман, христиан (урыс православиесе, лютеран-евангелия, католик чиркәүләре), буддизм, иудаизм, һәм, шулай ук башка дин вәкилләре башкаручылары Санкт –Петербург мәдәниятен үстерүдә һәм бербөтен итүдә сизелерлек өлеш кертә. Мөселманнарның изге ае “Рамазан”га багышланган җырлары өчен татар ансамбле «Шатлык» (җитәкчесе Сания Ишкинина) диплом белән бүләкләнде.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100