Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Петербургта «Әдәби марафон – 2026» йомгакларына багышланган әдәби-музыкаль очрашу узачак
14 ноябрьдә 12:00 сәгатьтә Санкт-Петербургта «Файда-Польза» татар җәмгыяте «Әдәби марафон» проекты катнашучылары белән берлектә марафонның 2026 елгы сезоны йомгакларына багышланган әдәби-музыкаль очрашу үткәрә. Чара ачык форматта узачак, теләге булган һәркем катнаша ала, дип хәбәр итә Санкт-Петербург татарлары порталы.
Очрашуның төп максаты — әдәби марафонның быелгы сезонының нәтиҗәләрен барлау, катнашучыларны бүләкләү һәм җылы аралашу өчен мәйданчык булдыру.
Кичә программасында:
- «Әдәби марафон – 2026» нәтиҗәләрен барлау һәм катнашучыларга дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшыру;
- Нәфис сүз, җыр һәм бию;
- «Файда» һәм «Нур» иҗат коллективлары башкаруында музыкаль номерлар;
- Чәй табыны артында җылы аралашу.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз