news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Петербургның Торак комитеты башлыгы милләттәшебез Юнис Локманов икенче эшкә күчте

Санкт-Петербург губернаторы матбугат хезмәте хәбәр итүенә караганда, Юнис Локманов коммерциягә кагылышы булмаган "Торак комплексы"на җитәкчелек итәчәк

(Санкт-Петербург, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Санкт-Петербург Хакимияте каршындагы Торак комитеты җитәкчесе милләттәшебез Юнис Локманов икенче эшкә күчте. Юнис Халит улы урынына моңа кадәр шәһәрнең Приморский районы башлыгы булган Юрий Осипов билгеләнде. Санкт-Петербург губернаторы матбугат хезмәте хәбәр итүенә караганда, Юнис Локманов коммерциягә кагылышы булмаган "Торак комплексы"на җитәкчелек итәчәк. Юнис Халит улы торак-коммуналь хуҗалыкка икътисадый иң авыр вакытта килде. Нәкъ менә ул эшләгән чорда күп четерекле мәсьәләләр хәл ителде. Бу хакта губернатор Валентина Матвиенко үз чыгышларында берничә тапкыр ассызыклап әйтте. Локманов Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе Татар милли-мәдәни җәмгыяте әгъзасы. Күп мәдәни чараларны оештыруда башлап йөрде. Теодор Шумовский тарафыннан язылган Корьәннең шигъри тәрҗемәсенең дә соңгы күләмле, төсле басмасы Юнис Халит улы ярдәмендә дөнья күрде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100