news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Петербургның татар рәссамнары үз эшләрен Яшел Үзәндә тәкъдим итәчәк

Күргәзмә 25 август көнне ачыла.

(Казан, 29 июнь, “Татар-информ”). 25 август көнне Яшел Үзәндә “Невадан Иделгә кадәр” исемле күргәзмә ачылачак. Аны оештыру мәсьәләләрен карау өчен 27 июньдә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Питер рәссамы Илдус Вахитов белән очрашу үткәрде, дип хәбәр итәләр Бөтендөнья татар конгрессыннан.

Яшел Үзәндәге күргәзмәне Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллек, Кронштадт һәм Яшел Үзән тугандаш шәһәрләр администрацияләре оештыра.

Үз эшләрен күргәзмәгә А. Галимов, Р.Мифтахетдинов, Т. Яруллин, И. Вахитов, Р.Римишевская һәм төньяк башкаланың башка татар рәссамнары тәкъдим итәчәк. Күргәзмә Яшел Үзән шәһәренең 85 еллыгына һәм Татарстан Республикасы көненә багышлана, дип билгели оештыручылар.

Күргәзмә түбәндәге адрес буенча үтәчәк: Яшел Үзән шәһәре, Сәнгать галереясе, Засорин ур., 2 йорт. Әлеге чара 25 август көнне 16.00 сәгаттә ачылачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100