news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Петербургның Державин музеенда ТР даими вәкиле Шамил Әхмәтшин чыгыш ясады

Санкт-Петербургның Г.Р. Державин исемендәге музеенда "ХХI Державин укулары" узды

(Санкт-Петербург, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Санкт-Петербургның Г.Р. Державин исемендәге музеенда "ХХI Державин укулары" узды.
Ел саен гыйнвар аенда әлеге музейда халыкара "Державин укулары" фәнни- конференциясе оештырыла, ә Г.Р.Державинның туган көне - июль аенда XVIII гасыр Урыс поэзиясе бәйрәме үтә. Биредәге экспозицияләр Державинның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган. Быелгы "Державин укулары" фәнни - конференциясендә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Әхмәтшин катнашты. Ул "Татарлар Ватанга хезмәттә" сериясеннән "Г.Р. Державин - шагыйрь, губернатор, Русия Империясе беренче Юстиция Министры" китабы турында эчтәлекле доклад сөйләде. Фәнни берләшмә китап турындагы докладны кызыксынып тыңлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100