news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Петербурглыларга Казанга Яңа ел турларын тәкъдим иттеләр

Төньяк Венециядә яшәүчеләрне чартер поездыннан файдаланып, Казан белән танышырга чакыралар.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта Казанга Яңа ел экскурсия турлары программасын тәкъдим иттеләр. Төньяк Венециядә яшәүчеләрне чартер балалар поездыннан файдаланырга һәм меңьеллык Казан белән танышырга чакыралар, дип хәбәр итә Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте.

«Премьера-тур» туристлык операторы «Ура! Каникуллар!» дип аталган махсус балалар поезды маршруты булдырган. Поезд Санкт-Петербург – Казан – Санкт-Петербург маршрутында 4-8 гыйнвар көннәрендә сәфәрдә булачак. Программада Богородице монастыре – Казан Мәрьям Ана иконасы сакланган урын һәм Казан Кремленә, шул исәптән Кол Шәриф мәчетенә һәм Благовещение чиркәвенә, тагын аквапаркка һәм татар Кыш бабае резиденциясенә сәяхәт каралган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100