news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Петербурглылар Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев тәбрикләвен алды
ТРсының төньяк башкаладагы даими вәкиле Ш.Әхмәтшин Корбан гаете мәҗлесендә җыелучыларны М.Шәймиев һәм үзе исеменнән изге теләкләрен җиткерде
Скопировать ссылку
(Санкт-Петербург, 1 декабрь, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе Татар милли-мәдәни җәмгыяте милләттәшләр өчен оештырган Корбан бәйрәме мәҗлесендә Татарстан Республикасының төньяк башкаладагы даими вәкиле Шамил Әхмәтшин да катнашты. Шамил Камил улы тантанага җыелучыларны туган телдә ихлас котлады. Милләттәшләргә Татарстан халкы, Президентыбыз Минтимер Шәймиев һәм үзе исеменнән изге теләкләрен җиткерде. Татарстандагы сәяси хәл, андагы яңалыклар белән дә таныштырды. Шулай ук бу олы мәҗлескә Бөтендөнья татар конгрессы әгъзасы, РФ атказанган төзүчесе Шамил Акбулатов та чакырылган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot