Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Петербурглылар Ленинград камалышы өзелгән көнне билгеләде
Шушы истәлекле дата уңаеннан ветераннарга һәм фашист боҗрасында калганнарга юбилей медальләре тапшырылды
(Санкт-Петербург, 19 гыйнвар, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Кичә Санкт-Петербург Ленинград камалышы өзелүнең 67 еллыгын билгеләде. Шушы истәлекле дата уңаеннан ветераннарга һәм фашист боҗрасында калганнарга юбилей медальләре тапшырылды.
Санкт-Петербург губернаторы матбугат хезмәте хәбәр итүенә караганда, шәһәрдә 280 мең Бөек Ватан сугышы ветераны, 150 меңгә якын Ленинград камалышын кичерүче, 60 меңнән артык тыл хезмәткәре һәм 16 меңләп балигь булмаган яшьтә концлагерь тоткыны булганнар яши. Аларның һәркайсы Ленинград камалышы өзелгән көн уңаеннан медаль, акчалата бүләк һәм кулдан эшләнгән чәй сервизлары алды. Ветераннар мемориалга чәчәкләр салды. Бөек Ватан сугышы чорында Ленинград камалышы 900 көн - 1941 елның сентябреннән 1944 елның гыйнварына кадәр дәвам иткән. Ә 1943 елның гыйнварында совет гаскәрләре утлы боҗраны өзгән. Кировск шәһәре янында Ленинград һәм Волхов фронтлары гаскәрләре очрашкан. Ә 27 гыйнвар көнне Санкт-Петербург Ленинград камалышы тәмамланган көнне билгеләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз