news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Петербург заводы Татарстанга тракторлар өчен бүлеп түләү кертергә җыена

Бүген Лаешта "Татарстанда кыр көне-2018" Идел буе агротехник күргәзмәсендә Рөстәм Миңнеханов завод эшләп чыгара торган "Кировец" тракторларын карады.

Петербург заводы Татарстанга тракторлар өчен бүлеп түләү кертергә җыена
Александр Эшкинин

(Лаеш, 28 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Петербург заводы Татарстанга тракторларны башта ярты бәясен генә түләттереп җибәрә башларга мөмкин. Хәзер завод белән бу хакта сөйләшүләр алып барыла.

  • Бүген Лаеш районында "Татарстанда кыр көне-2018" Идел буе агротехник күргәзмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов завод эшләп чыгара торган "Кировец" тракторларын карады.

Завод вәкилләре Татарстан Президенты белән очрашты. Заводның төбәкләр үсеше буенча идарәчесе Максим Ляхов журналистларга әйтүенчә, 50:50 программасы буенча сөйләшүләр алып барыла.

“Тракторларны, башта ярты бәясен генә түләп, җибәрү турында тәкъдим булды. Әле бу программа эшләнә генә, июль азагында нәтиҗәсе булыр дип уйлыйм. Былтыр техника белән тәэмин итү буенча 50:50, 60:40 республика программалары гамәлдә иде. Быел бу программалар эшләми. Вариант буларак, без альтернатива уйлап таптык. Быел тракторларны 50 процент бәядән җибәрмәкче булабыз, киләсе елда программа яңадан торгызылгач, республика завод белән хисаплашып бетерәчәк, ягъни калган яртысын түләячәк”, - дип белдерде Ляхов.

Ул әлегә Татарстан өчен күпме трактор җитештереләчәген тәгаен әйтмәде. Егәрлегенә карап, 5,1 млн сум, 6, 5, 7,5 млн сумлык тракторлар да бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot