news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Петербург янында Яшел Үзән заводы тыл хезмәтчәннәре язган хатлы снаряд тапканнар

Ленинград өлкәсенең Киров райоынныда “Волхов фронты. Яз-2019” эзләнү экспедициясендә катнашучылар кыйммәтле табылдыкка ия булган.

(Казан, 9 май, “Татар-информ”). Яшел Үзәннең “Серго исемендәге завод” тыл хезмәтчәннәреннән җибәрелгән снарядны Санкт-Петербургта эзтабарлар тапканнар. Бу хакта Яшел Үзән муниципаль районының рәсми порталында хәбәр ителә.

Ленинград өлкәсенең Киров районында 1942 елдан 1943 елга кадәр каты сугышлар барган. “Волхов фронты. Яз-2019” эзләнү экспедициясендә катнашучылар 45 миллиметрлы туп өчен файдаланылмаган берничә артиллерия снаряды тапкан. Ярыклар аша аларның берсендә эзтабарлар кәгазь битен күреп алган.

Язуның дары өчен тыгызлагычлар арасында сакланып калуы ачыкланган. Гильзада маркировкага караганда, снаряд Бөек Ватан сугышы вакытында Яшел Үзәннең “Серго исемендәге завод”та эшләнгән.

"Егорова Клавдия Ивановна, Петрова Мария Яковлевна, Погорелова Вера, Дереушева Катя, Варнав Галя Т., Зенит Антонина Романовна, Таринова Мария. Нистиренкова Зоя катгый контроль. Барлык стахановчылар. Көнгә өч норманы үтиләр", - дип язылган эзтабарлар тапкан кәгазьдә.

Санкт-Петербургның “Россия эзләнү хәрәкәте” бүлеге җитәкчесе Илья Дюринский хәбәр иткәнчә, кыйммәтле табыш 1943 елда Кызылармиячеләр немец халкына Ленинград блокадасы өзелгәннән соң боҗрага алырга мөмкинлек бирмәгән Мгнинский операция белән бәйле."Файдаланылмаган сугыш кирәк-яракларын без еш табабыз. Алар якында шартлаган снарядтан җир астында калырга яки аны каядыр илтергә тиешле кешенең һәлак булган яки яраланган булырга мөмкин», - диде Илья Дюринский.

Алга таба язуның язмышы әлегә билгеле түгел. Эзтабарлар аның хәрби Хәтер музеенда булуын яки анда телгә алынган хатын-кызларның туганнары һәм якыннарының кулына эләгүен тели.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100