news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Петербург халыкара икътисади форумында Lada Azimut кроссоверы премьерасы булды

Петербург халыкара икътисади форумында Lada Azimut кроссоверы премьерасы булды
Фото: © «Татар-информ», Динара Прокопьева

Петербург халыкара икътисади форумында Россиядә җитештерелгән беренче кроссовер – Lada Azimut автомобилен презентацияләделәр. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе хәбәр итә.

«2022 елның маеннан башлап, без үзебезнең җитештерүне торгызу һәм модельләр рәтен яңарту турында гына түгел, ә киләчәк турында да уйладык. Бүген без бөтен илебезгә, Lada брендын бәяләүчеләр һәм яратучыларга яңа автомобилебезне тәкъдим итәбез. Бу безнең команданың конструкторлары, инженерлары, технологлары яңа 21 гасырда беренче тапкыр җитештергән кроссовер», – дип презентацияләде яңа автомобильне «Автоваз» президенты һәм генераль директоры Максим Соколов.

Элек автомобиль LADA B-Plus Cross код исеме белән билгеле иде. Әмма бүген форумда аның Lada Azimut дип аталачагы билгеле булды. Кроссовер Россиянең Vesta платформасында җитештерелгән.

Яңа автомобильне серияле җитештерүне 2026 елда башларга планлаштыралар. Яңа модель Lada маркасының флагманы булырга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot