Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Петербург халыкара икътисади форумында «Казан марина» проектын тәкъдим итәчәкләр
Петербург халыкара икътисади форумында «Казан марина» проекты потенциаль инвесторларга тәкъдим ителәчәк. Әлегә дүрт лот буш. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.
«Без соңгы дүрт лотны ябар һәм участокларны субарендага тапшыра башлар өчен потенциаль инвесторлар белән очрашачакбыз. Хәзерге вакытта инфраструктураны проектлау эше бара, шуңа күрә безгә мөмкин кадәр тизрәк инвесторлар табарга кирәк», — дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.
Моннан тыш, Иванов инде проектка кергән инвесторлар белән дә очрашу үткәрәчәк. Алар белән ул проектларга бәйле техник мәсьәләләр турында сөйләшәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз