news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Петербург татарлары җәмгыятен Бөтендөнья татар конгрессы котлады

СанктПетербург һәм Ленинград өлкәсе төбәкара мәдәни-мәгърифәти Татар милли-мәдәни җәмгыяте оештырылуга 5 ел тулды

(Санкт-Петербург, 15 гыйнвар, “Татар–информ”, Зәрия Хәсәнова). Санкт–Петербург һәм Ленинград өлкәсе төбәкара мәдәни-мәгърифәти Татар милли-мәдәни җәмгыяте оештырылуга 5 ел тулды. Шушы юбилей уңаеннан әлеге җәмгыять әгъзаларын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров тәбрикләде.
"Хөрмәтле милләттәшләр! Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Татар җәмгыятенең 5 еллыгы уңаеннан сезне кайнар сәламли һәм иң изге теләкләрен тапшыра. Сезнең өчен гаять мөhим hәм, әлбәттә, инде бәйрәм төсен алган бу көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты шатлыкларыгызны уртаклаша, барлык милләттәшләребез исеменнән барчагызга да иминлек, гаилә бәхете, милли яшәешебезне саклап киләчәк буыннарга җиткерү кебек үтә дә җитди, үтә дә катлаулы эшегездә зур уңышлар тели.
Тарих бизмәненә салсаң, узган 5 ел гомер әллә ни күп тә түгел кебек. Әмма hәр адымы, hәр уңышы, hәр җиңүе аерата күп көч hәм тәвәккәллек, ә кирәк чакта кырыслык hәм фидакарьлек тә таләп иткәнлекне искә алсак, бу – һичшиксез тарих сәхифәсе. Шушы сәхифәне сезнең оешмалар матур эшләре белән бизәп киләләр. Җир шарының төрле почмакларына таралып яшәгән татар халкы бүгенге көндә дә борынгы бабаларыбыздан якты мирас булып калган телен, моңын, күркәм бәйрәмнәрен, матур традицияләрен, гореф- гадәтләрен саклап, олы бер милләт булып яши икән, моның нигезендә читтә яшәүче сезнең кебек фидакарьләрнең хезмәте әйтеп бетергесез зур. Шуңа күрә дә без сезнең белән хаклы рәвештә горурланабыз. Халкыбызның шундый ул-кызлары барында, татарлар кайда гына гомер кичерсәләр дә, татар булып кала бирерләр. Моның шулай буласына безнең иманыбыз камил.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендә гомер итүче татарларның мәнфәгатьләрен кайгыртуда милли җанлы ватанпәрвәрләребез алга таба да шулай ук актив эш алып барыр, милләтебезне бергә туплауда үзенең лаеклы өлешен кертер дигән өметтә кала. Уңышларыгыз белән киләчәктә дә барлык татарларны да сөендереп яшәгез. Күңел түрендә булган иң изге теләкләрне сезнең барчагызга да җиткереп,
Ихтирам белән, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Р.З.Закиров", диелә әлеге котлауда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100