news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Петербург татарлары мөселманнарга матур тантана оештырды
Өч көн барган корбан бәйрәмендә йөзләрчә кеше катнашты
Скопировать ссылку
(Санкт-Петербург, 1 декабрь, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе Татар милли-мәдәни җәмгыяте (рәисе Рәшид Мәһдиев, башкарма директоры Равил Гыйрфанов) милләттәшләр өчен зур корбан бәйрәме оештырды.
Марат урамындагы инженерлык- икътисади университеты ашханәсе өч көн кичке алтыдан ислам динен ихтирам иткәннәрне кабул итте. Соңгы елларда бу уку йортында берничә көн рәттән Корбан бәйрәмен билгеләү матур йолага әйләнде. Бирегә һәр елны яше-карты чакырганны да көтеп тормый килә. Чөнки белә: Коръән, вәгазь тыңлаячак, тәмле итеп сыйланачак һәм күчтәнәч тә алачак. Быел да шулай булды. “Сабантуй” рестораны пешекчеләре әзерләгән тәмле сыйлар тулы табын янында бер генә буш урын да булмады. Киресенчә, өстәп өстәлләр куярга туры килде. Казанда тәрбияләнеп үскән, белем алган, хәзерге вакытта Санкт-Петербург дәүләт университеты көнчыгыш факультетында укучы Илнур хәзрәт Зариповның моңлы тавыш белән укыган дини кыйссалары, хикәятләре һәм, әлбәттә, Коръән-догалары бу сыйлы табынны тагын да баетты, мәгънәле итте. Илнур бер укыган хикәятен икенче көнне кабатламады, яңаларын ишеттерде. Бәйрәм табынына рәхмәт әйтеп амин тоткач, һәркем күчтәнәчкә Габдулла Тукайның Санкт-Петербургтагы һәйкәле төшерелгән календарь, “Нур-Петербург” гәзитенең (баш мөхәррире Сәлим Хәсәнов) яңа саннарын, хәләл корбан ите һәм тәм-том салынган пакет алды. Бу матур бәйрәмне оештыру Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе Татар җәмгыяте әгъзасы Шамил Алюшев җаваплылыгында. Әйтергә кирәк, ул бу бурычны зур фидакарьлек белән, ихлас башкара. Иң зур дини тантанабыз югары дәрәҗәдә үтә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2