news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Петербург татарлары «Җәлил-квиз» викторинасына чакыра

Петербург татарлары «Җәлил-квиз» викторинасына чакыра
Фото: piter.tatar

18 февральдә 16.00 сәгатьтә бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗатына багышланган 20 сораудан торган онлайн квиз-викторина узачак. Бу хакта Санкт-Петербург татарларының piter.tatar порталы хәбәр итә.

«Җәлил-квиз» викторинасында теркәлү һәм катнашу өчен адрес: https://play.myquiz.ru/i/00600380

«Уен башлануга, сезгә сорау һәм җавапның берничә вариантын күрсәтәчәкләр, кирәкле вариантны сайлап алу өчен җавапка бер минут вакыт бирелә. Бер дөрес җавапны сайлап алырга кирәк. Җавап вариантын сайлап алганнан соң «Җавап бирергә» кнопкасына басарга. Дөрес җавап биргән беренче өч уенчы өстәмә очко ала. Уен ахырында сезгә Лидербордны – иң күп балл җыйган уенчылар исемлеге – күрсәтәчәкләр», дип аңлаталар уен тәртибен.

Очколар тигез булса, соңгы сорауга иң тиз җавап биргән уенчы җиңә. Беренче өч урынга лаек булучыларны бүләкләр көтә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100