news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Петербург Татар мәдәнияте үзәгендә «Кол Шәриф. Яңарыш» документаль фильмы күрсәтеләчәк

Петербург Татар мәдәнияте үзәгендә «Кол Шәриф. Яңарыш» документаль фильмы күрсәтеләчәк
https://tatspb.tatarstan.ru/

15 майда Санкт-Петербург Татар мәдәнияте үзәгендә (Чайковский урамы, 24) Казан Кремлендә Җәмигъ мәчете төзү тарихына багышланган «Кол Шәриф. Яңарыш» дигән яңа документаль фильм күрсәтеләчәк.

Кол Шәриф мәчете ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән һәм «Дөньядагы 100 иң яхшы мәчетнең» берсе дип табылган. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фильм Казанның «Аярис» Мәдәният үзәге тарафыннан тәкъдим ителгән. Шулай ук әлеге картинаны төшерү төркеме, режиссеры Эльвира Фәрхетдинова һәм проектның директоры Татьяна Михайлова белән очрашу да каралган.

Фильмда ХХ гасыр чигендәге катлаулы тарихи чорда бу проектның кем тарафыннан гамәлгә ашырылуы, аны нинди иҗади карарлар яңа татар архитектурасы үрнәге һәм уникаль сәнгати күренеш итү хакында сүз бара.

Башлана – 14.00 сәгатьтә. Фильм 1 сәгать 20 минут бара. Керү ирекле.

news_right_1
news_right_2
news_bot