news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

"Петербург Сабантуе" фонды президенты Ирек Галиев Финляндиядә Корбан бәйрәмендә катнашты

"Петербург Сабантуе" фонды президенты Ирек Галиевны Санкт-Петербургта гына түгел, Финляндиядә дә яхшы беләләр

(Санкт-Петербург, 7 декабрь, “Татар–информ”, Зәрия Хәсәнова). "Петербург Сабантуе" фонды президенты Ирек Галиевны Санкт-Петербургта гына түгел, Финляндиядә дә яхшы беләләр.
Ул анда яшәүче милләттәшләр арасында да зур абруй казанган. Шунлыктан, Ирек Мияссәр улын иң олы дини тантана саналган Корбан бәйрәменә чакырулары, һич тә, гаҗәп түгел. Милләттәшебез, Туймазы егете Ирек Галиев фин татарларына Русиядә Корбан бәйрәменең ничек үтүе хакында да, милли тантанабыз - Сабантуйның төньяк башкалада оештырылуы үзенчәлекләрен дә җентекләп сөйләгән. Ә инде Хельсинкида үткән Корбан бәйрәме безнең илдәгедән әллә ни аерылмый икән.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100