news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Петербург Сабантуе июнь аенда Ленинград өлкәсенең Энколово авылы янында узачак

Быел Сабантуен бәйрәм итү Петербург халыкара икътисади форумы тәмамлануга туры килә.

Петербург Сабантуе июнь аенда  Ленинград өлкәсенең Энколово авылы янында узачак
tatspb.tatarstan.ru

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Санкт Петербург татар милли-мәдәни мохтариятендә 2020 елда «Сабантуй» милли бәйрәменә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының чираттагы утырышы узды. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге рәсми сайтында хәбәр ителә.

Утырышның көн тәртибендә бәйрәмне үткәрү өчен инфраструктураны төзекләндерү һәм әзерләү, сәүдә оештыру, иҗади һәм спорт программасын булдыру мәсьәләләре каралды. Татар авылын Татарстанның Азнакай районы оештыруы билгеле булды

Быел Петербург Сабантуен бәйрәм итү Петербург халыкара икътисади форумы тәмамлануга туры килә, шул рәвешле, форумның дәрәҗәле кунакларына да Сабантуйда катнашу мөмкин булачак.

Традиция буенча бәйрәм Ленинград өлкәсенең Всеволожск районының Энколово авылы тирәсендә узачак. Ул Санкт-Петербургның татар милли-мәдәни автономиясе тарафыннан Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге, Татарстан Республикасы һәм Башкортостан Республикасы хөкүмәтләре ярдәме белән оештырылачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100